Татарстанда меңнән артык волонтер ЭКОяз-2018 чарасында катнашачак. Республика шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча беренче күләмле республика акциясе быел 1 апрельдә булачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев: "Бүгенге көндә меңнән артык активист үзенең катнашачагы турында белдерде инде. Узган ел акцияләрдә 1,2 млн татарстанлы катнашты. Минем уйлавымча, Волонтер елында без бу зур күрсәткечне киметмәбез. Мисал өчен, Татарстандагы экологик юнәлешләрнең берсе булган "Чиста булачак" хәрәкәтендә 8 меңнән артык кеше исәпләнә. Болар бит сайтта теркәлгәннәре генә. Узган елларда уздырылган санаулар күрсәткәнчә, хәрәкәтнең активистлары 25 мең кешедән артык. Бу кешеләр үзләре артыннан республикада яшәүче йөзләрчә-меңнәрчә кешеләрне дә ияртә", – дип билгеләде Министр. Ул ассызыклап узганча, Татарстанда ЭКО-волонтерлык хәрәкәте киң таралган.
"Чиста булачак" активистлары үзләре Волонтер елын киң колачлы итеп уздырырга планлаштыра: санитар акцияләр һәм агач утырту акцияләре, экологик-агарту чаралары, макулатура җыюлар, велочабышлар, экология дәресләре, палаткалы һәм стационар типтагы лагерьларда профильле сменалар, савыктыру лагерьларында экология көннәре узачак. Яңалыкларның берсе – Татарстан волонтерлары студентлар өчен "Яшел сынау кенәгәсе" эшләргә планлаштыра, биредә барлык эко-чаралар, экологик хәрәкәттә катнашучыларның иҗат фестивале һәм төрле ЭКО-квестлар теркәлеп барачак.
"Чиста булачак" хәрәкәтендә активист булу яисә табигать саклау акцияләрендә катнашуны раслау республикада яшәүче һәркем өчен мөмкин хәл. Моның өчен 8(843) 297-49-46 телефон номеры буенча төп офиска шалтыратырга кирәк.
Республика шәһәр-районнарындагы вәкилләр:
Аксубай: Александра Мокроусова 89534982559
Алексеевск: Артур Жданов 89272445132
Арча: Талия Зиннәтова 89872676002
Болгар: Егор Васильев 89274532304
Буа: Самат Фәскетдинов 89372842747
Алабуга: Эльмира Сундукова 89172243206
Зәй: Ростислав Аладышкин 89046669575
Эльвина Сандимирова 89003294453
Яшел Үзән: Анна Баймяшкина 89520358178
Кама Тамагы: Елена Закирова 8(843)772-15-78
Лениногорск: Елена Тихонова 89872319519
Минзәлә: Арина Попова 89375974934
Түбән Кама: Елизавета Сперанская 89172468395
Балык Бистәсе: Гүзәл Кадыйрова 89274116362
Сарман: Эльза Андрианова 89172281645
Тәтеш: Евгений Егоров 89270321403
Чистай: Алёна Мохова 89172607705
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте