Утильләштерелергә тиешле әзер товарлар исемлеге 54 төркемгә җитте

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Утильгә тиешле товарлар исемлеге 36 төркемнән 54 кадәр арттырылды. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Россия Федерациясе Хөкүмәте  Рәисе "Куллану үзлекләрен югалтканнан соң утильләштерүгә тиешле, РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендәге 1886-р номерлы боерыгы белән расланган әзер товарлар исемелегенә, төргәген дә кертеп, үзгәрешләр кертү турында" һәм "2018-2020 елларга товарлар кулланудан калган калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында" боерыкларына кул куйды. Россия Табигать министрлыгы тарафыннан калдыклар эшкәртү өлкәсендә товар җитештерүчеләрнең һәм импортерларның җаваплылыгын җайга сала торган документларның проектлары  эшләнде.  Әлеге ведомство башлыгы Сергей Донской сүзләренә караганда, җитештерүчеләр өчен арткан җаваплылык чаралары заманча йомык цикллы икътисад элементы булып тора – җитештерүче дә, импортер да, фактик рәвештә, товарларда алдан ук "калдык" күрергә һәм аның эшкәртелүе өчен җаваплы булырга тиеш.

2018, 2019, 2010 нчы елларга утильләштерү нормативлары план артуны исәпкә алып билгеләнгән. 2018 ел өчен билгеләнгән норматив күпчелек төркемнәр өчен 2017 елдагы нормативтан артмый (шуңа тигез). "Сырлы кәгазь һәм катыргы, сырлы кәгазь һәм картоннан ясалган савыт" һәм "Сырлы катыргыдан ясалган төргәк" товар төркемнәре буенча утильләштерү нормативлары шактый арттырылган – 2018, 2019, 2020 елларга тиешенчә 25%, 35%, 45% күләмендә.

Документта куллану үзлекләрен югалтканнан соң утильләштерелергә тиешле әзер товарлар исемлеге I "Куллану үзлекләрен югалтканнан соң утильләштерелергә тиешле товарлар" һәм II "Товар төргәген утильләштерү җаваплылыгы аны шушы төргәктә җитештерүчеләргә/импортерларга йөкләнә торган товарлар төргәге" бүлекләренә бүленә. Әйтик, мисал өчен, бөкеләү чараларыннан ясалган төргәкне II бүлек төркеменә кертү әлеге төргәк ясалган материал буенча гамәлгә ашырыла.

"Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" закон буенча калдыкларны утильләштерү нормативы товарларның бер яисә берничә төркеменә керә торган теләсә нинди калдыкларны утильләштерү хисабына башкарылырга тиеш, ләкин аналогик билгеләнүе һәм (яисә) калдыкларны кулланудан аларны эшкәртү буенча аналогик ысулы кулланылу шарты белән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International