Татарстан фотосөючеләре “Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” конкурсында катнаша ала

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

“Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре һәм аларның яшәү тирәлеге” фотоконкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Конкурсның максаты - сыйфатлы фотография чаралары белән илебезнең кыргый табигате матурлыгын киң аудиториягә җиткерү һәм проблемалы урыннарны күрсәтү: хайваннарның сирәк төрләренең популяцияләрен һәм аларның табигый яшәү тирәлеген саклап калу, аеруча саклана торган табигать территорияләре эшенә булышу, Россия WWF табигать саклау иициативаларын алга этәрү һәм Россия Федерациясендә экотуризм темасына игътибар җәлеп итү.

Фотосөючеләр түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала:

- Россиядәге хайваннарның сирәк төрләре – түбәндәге экорегионнарда яши торганнарның фотографияләре: Арктика, Алтай-Саяны, Кавказ, Камчатка, Ерак Көнчыгыш;

- тыюлыклы Россия – Россия тыюлыклары, милли һәм табигый паркларының ландшафтлары фотографияләре;

- кыргый хайваннар шәһәрдә – хайваннарның үзләренең, алар тора торган урыннарның фотографияләре, төрләрнең Россия шәһәре даирәсендә янәшә тату яшәве, кыргый төр хайваннарның шәһәр тирәлегендә саклануына һәм җайлашуына кешенең ярдәме;

- Эко стилендә тормыш – экологик корылмалар, чүпне аерым җыю пунктлары, “яшел” түбәләр һәм архитектура объектлары, яңартыла торган энергия чыганаклары, тотрыклы бизнес һәм җитештерүнең экологик продуктлары/акцияләре/, электромобильләр, экофермерлык, ресурсларны экономияле файдалану фотографияләре.

Сурәтләрне бары тик Россия Федерациясе территориясендә генә эшләү мөһим шарт булып тора.

Катнашучыларның эшләре конкурсны оештыручының сайтында (https://2017.35awards.com/page/contests/num/441/) 2018 елның 20 январена кадәр кабул ителә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International