Күрсәтмә үтәлде. Чаллы предприятиесендә юынтык-агынты суларны чистарту системасы кертелде

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Чаллы автомойкаларының берсендә пычраткыч матдәләрне зарасызландыру буенча чаралар күрелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары күрсәтмәсен үтәү өчен, предприятиедә су чистарту системасы эшләтеп җибәрелде. Күрелгән чаралар моннан алдарак экологлар тарафыннан ачыкланган закон бозуларны төзәтү алымы булды. Гражданнар мөрәҗәгате буенча чыгып тикшерү барышында, транспорт чаралары юа торган автомойканы эшләткәндә, эшмәкәр тарафыннан экологик таләпләр үтәлмәгәнлеге ачыкланды. Төгәлрәге, автомобильләрне юган агынты суларны чистарту гамәлгә ашырылмый, бу “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” ФЗның 39ст., 45 ст. бозу булып тора. Әлеге факт буенча РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.1 ст. буенча (Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны һәм бүтән төр объектларны эксплуатацияләгәндә, экологик таләпләрне үтәмәү) административ беркетмә төзелде, күрсәтмә бирелде.

Кабат чыгып тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекторлар автомойканы чистарту җиһазлары белән җиһазлауның билгеләнгән срокларда тулаем башкарылганлыгын билгеләде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International