Кызыл китап белән танышу. Татарстанның беренче экологик сыйныфында республиканың сирәк хайваннары турында дәрес булды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Республикадагы беренче экологик сыйныф укучылары Кызыл китап сәхифәләре буйлап узды. Укучылар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Республика Милли музее хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. ЭКОдәрес барышында алар балаларга хайваннарның кайбер төрләренең ни өчен Кызыл китапка кертелүе турында һәм туган як хайваннар дөньясының кайсы төрләре саклауга аеруча мохтаҗ булуы турында сөйләделәр. Укучылар, үз чиратында, республиканың урман һәм далаларында яшәүчеләр турында үз белемнәрен күрсәтте. Татарстан Экология министрлыгы белгече Елена Гильмизянова беренче сыйныф укучыларының дәрестән тыш эшчәнлек процессында алган белемнәрен уңышлы куллануларын билгеләп үтте. “Аларның күп кенә ЭКОконкурсларда катнашуы моңа дәлил булып тора. Бу юнәлештә аларның инде хәзер үк шактый уңышлары бар. Экологик темага халыкара дәрәҗәдәге конкурста җиңү зур казанышларның берсе булып тора”, -дип, ул яшь экологларның уңышлары белән уртаклашты.

“Беренче экологик сыйныф” проекты Татарстанда 1нче сентябрьдә Казанның 3нче гимназиясе базасында старт алды. Ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International