20-21 ноябрьдә Мәскәүдә «Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш» V Бөтенроссия конференциясе узачак

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

2017 елның 20-21 ноябрендә Мәскәүдә «Экологик мәгариф бүген. Киләчәккә караш» V Бөтенроссия конференциясе узачак. Конференция программасы пленар утырыш, тематик секцияләр һәм дискуссия түгәрәк өстәлләре үткәрүне күздә тота. Конференциянең пленар утырышы Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында булачак.

Мероприятиедә 600дән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында хакимият органнары, профильле югары, урта һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, иҗтимагый һәм экологик оешмалар, тармак һәм академик фән, экспертлар бергәлеге вәкилләре булачак. Мероприятие кысаларында экологик мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар турында фикер алышачаклар һәм экологик культура формалаштыру буенча эш максатларын билгеләячәкләр. Мәгариф системасының бөтен өлешләре каралачак: мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп, вузлар һәм вуздан соң белем алу. Конференция барышында шулай ук федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрне дә караячаклар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International