Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплексы;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.
Җирле үзидарә органнары:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
- халык контроле.
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
- иң яхшы радиосюжет;
- электрон ММЧның иң яхшы материалы;
- периодик матбугат басмаларында иң яхшы публикация.
Материаллар 2017 елның 20нче ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурсның йомгакларын ясау 2017 елның декабренә планлаштырыла. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген бүләкләү максаты белән үткәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.
Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Экология министрлыгы сайтында «Деятельность министерства» - «Конференции, конкурсы, поддержка СОНКО»: http://eco.tatarstan.ru/rus/2017.htm (“Министрлык эшчәнлеге” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм”) бүлегендә танышырга мөмкин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте