“Чишмәләрне бергә төзекләндерик!” экологик проекты

 

«Чишмәләрне бергә төзекләндерик» экологик проекты

Пресс-релиз

2012 елның 19 октябре. Пәрәү авылы. 13:00

19 октябрьдә 13:00дә, “Чишмәләрне бергә төзекләндерик” экологик проекты кысаларында, Пәрәү авылы чишмәсен ачу тантанасы уздырыла. Проектның партнеры булып Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тора.

Бу проект Татарстанның Лаеш районында Сыра кайнату компаниясе һәм “ЭКА” регионара экологик җәмәгать оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Ул инде Пермь краенда, Калуга һәм Ульян өлкәләрендә уңышлы тәҗрибәләр казанган.

Проектның максаты – Татарстан халкын эчә торган чиста су белән тәэмин итү. Аның кысаларында Татарстанда Пәрәү, Имәнкискә, К.Елга авылларының чишмәләре тергезелгән. Чишмә территорияләре төзекләндерелгән, суга куркынычсызлык һәм ГОСТ таләпләренә ярашлылык буенча анализлар үткәрелгән, чишмәләр буенча тарихи-мәдәни белешмәләр тупланган.

 

Мәгълүмати белешмә

 

Чишмәләрнең су салкын, чиста, саф. Бу чишмә суларының тирән җир астында тупланып ятуына бәйле. Гадәттә аларның су йөртүче катламнары 10-20 метр тирәнлектә була, тик кайчак аннан артып та китә. Ә чисталык ике төп факторга бәйле:

– беренчедән, пычраткыч матдәләр җир өстеннән тирәндәге су йөртүче катламнарга төшми диярлек;

– икенчедән, су өскә килеп чыкканчы җир астындагы күпсанлы вакташ һәм ком катламнары аша ерак аралар үткәндә фильтрлана.

Чишмә суының бүтән уңай яклары да бар:

– чишмә суы хлор я озон белән эшкәртелми, анда кушымталар һәм өстәмәләр булмый;

– чишмә суында кислород күп;

– артезиан скважиналарыннан чыккан чишмә суы гадәттә чир бактерияләреннән саф була, аны кайнатмасаң да ярый;

– чишмә суында бактерияләр үрчеми, чөнки аның температурасы түбән.

Чишмә суы төче дә, минеральләшкән булырга да мөмкин.

 

Контакт телефоны: 89274074872.

Журналистларны оешкан төстә 11.30да “Җиңү проспекты” метро станциясеннән алып китү күздә тотыла.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования