Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг

Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг

15 апрельдән 15 июньгә кадәр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында, Республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелде.

Икеайлык чорында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 10762 бозыш очрагы ачыкланды һәм туктатылды, шуның нәтиҗәләре буенча республиканың 179 предприятие һәм оешмасы, 1 мең 34 вазифалы зат җаваплылыкка тартылды (физик затлар 4 мең 793), бозучыларга 6 меңнән артык беркетмә төзелде.

Тулаем 18.5 млн сумлык штраф санкцияләре салынды.

Иң тупас бозышларга юл куйган 61 оешмага карата материаллар прокуратура органнарына юнәлтелде.

Һәр 5нче административ материал, ә бу 1 мең 202 беркетмә, муниципалитетлар тарафыннан төзелде.

Моннан тыш, министрлык тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз урнаштыру аркасында әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплату буенча претензияләр эше оештырылды. Бозучыларга тулаем суммасы 134.5 млн сум  чамасы булган 22 дәгъва белдерелде, хәзерге вакытта шулар буенча суд инстанцияләрендә эш алып барыла.

(Россия Куллану күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе тарафыннан икеайлык кысаларында 36 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, тулай мәйданы 20 мең 728 кв.м, 35е бетерелде, тулай мәйданы 20 мең 668 кв.м.)

Тулаем республика буенча икеайлык башыннан алып барлык органнарның көче белән 1 мең 595 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, 1 мең 419ы бетерелде, бу 89% тәшкил итә.

Быелгы санитар-экологик икеайлык чорында башкарылган контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәләре кайбер юнәлешләрдә былтыргы шундый ук күрсәткечләрдән берничә тапкыр югары.

Күрсәткечләрнең үсеше берничә фактка бәйле:

– барлык табигать саклау органнары ачыклаган бозышларны исәпкә алуның бердәм системасы кертелде;

– бозышларны ачыклау эшенә муниципалитетлар кушылды;

– барлык күзәтчелек органнарының оператив төстә белешмәләр алмашып торуы оештырылды, карарлар да оператив төстә чыгарылды.

Керүе кыен булган территорияләрдәге чүпләнгән урыннарны табу максатында, шулай ук торак пунктлардан ерак урнашкан пычранган мәйданнарны оперативрак табу өчен, республика территориясен тимер юл һәм һава транспортын кулланып, шул исәптән кече авиация көчләре белән комиссион тикшерүләр даими алып барылды.

Авиация белән күзәтү барышында торак һәм индустрия инфраструктурасының, урман массивларының, нефть чыгару һәм ташу объектларының, авыл хуҗалыгы җирләренең, үләт базларының торышы тикшерелде.

Экологик күзәтчелекне көчәйтү өчен Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы,  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Россия кулланыш күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәләре, Дәүләти Төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары, муниципалитет вәкилләре составында оператив төркемнәр төзелде (икеайлык башланганда барлык муниципалитетларда оператив штаблар бар иде).

 

– Татарстан Республикасы буенча Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе белән берлектә республиканың эре предприятиеләрендәге күпчелек индустриаль мәйданчыкларга рейдлар оештырып үткәрелде.

– Татарстан буенча Россия кулланыш күзәтчелеге идарәсе икеайлык чорында социаль-мәдәни һәм сәүдә объектларының, халык күпләп ял итә торган урыннарның санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтте.

– Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсе белән берлектә федераль һәм региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының, тимер юлларның ян полосаларының, аэропортларның эшчәнлек зоналарының, яр буе зоналарының санитар-экологик торышын яхшырту буенча чаралар күрелде.

(13 мең 578 км озынлыгы региональ әһәмияттәге юл буе полосаларыннан һәм тулай кулланыштагы автомобиль юлларының ян полосаларыннан 1693 тонна чүп-чар җыелды, чистарту һәм төзекләндерү чараларына 5 мең 829 кеше, 685 махсус техника берәмлеге җәлеп ителде. 1 мең 63 км озынлыгы федераль әһәмияттәге юл буе полосаларыннан һәм автомобиль юлларының ян полосаларыннан 636 тонна чүп-чар җыелды, 140 кеше һәм 28 махсус техника берәмлеге җәлеп ителде.)

 

– Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары урман массивларына һәм аерата саклаулы табигый территорияләргә күзәтчелекне көчәйттеләр.

(Тулай мәйданы 3 мең 777 кв.м булган 102 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Бу эштә “Лесничество” дәүләти казна оешмасы да актив катнашты, аның тарафыннан федераль һәм республика әһәмиятендәге юл буйларындагы урман массивлары коры-сарыдан чистартылды. (4983 га мәйданнан 7565 куб.м.)

– ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итүнең ветеринар-санитар кагыйдәләрен бозуларга юл куймады.

– Дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш объектларыннан калдыкларны үз вакытында чыгаруга контроль буенча эш алып барды.

(78 бозыш кисәтелде, 13 юридик һәм 16 вазифалы затка барлыгы 29 беркетмә төзелде.)

– Юстиция министрлыгы белән берлектә муниципалитетларның урыннарда санитар-экологик тәртипне тәэмин итүче административ комиссияләре эшенә атна саен мониторинг ясалды. Хәзерге вакытта махсус инспекцияләр бары тик Казанда, Чаллыда, Әлмәттә төзелгән.

 

Икеайлыкны үткәрү һәм 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында аерата игътибар Казанга бирелде.

Күзәтчелекне көчәйтү максатыннан шәһәргә Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан һәм башкалардан министрлыкның территориаль органнары инспекторлар составының төп көчләре мобилизацияләнде.

Казан территориясе 69 секторга бүленеп, аларда 16 оператив төркем эшләде, 4се төнге иде.

(Икеайлык башыннан алып 341 мең 346 кв.м тулай мәйданлы 550 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, 201 мең 514 кв.м мәйданлы 414е бетерелде, бу 75.3% тәшкил итә.)

Казан шәһәр Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе тарафыннан 1 мең 859 беркетмә төзелде, җаваплылыкка 98 юридик зат, 577 вазифалы зат (1 мең 184 физик зат) тартылды. Тулаем 7 млн 490 мең сумлык штрафлар салынды, тулаем 133 млн 539 мең сумлык дәгъвәләр белдерелде.

Аеруча контрольдә универсиада объектлары, тимер юл полотносына килү юллары, аэропорт территорияләре тотыла.

(Икеайлык кысаларында Казан ст. – Зөя ш. – Юдино ст. – Дәрвишләр бистәсе – аэропортның интермодаль тармагы маршруты буенча тимер юл яны полосасын комиссия караулары уздырылды.)

Санитар-экологик тәртип урнаштыруда аерым рольне иреклеләр хәрәкәте уйнады. Чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә экологик җәмәгать оешмалары, яшьләрнең экологик хәрәкәте җәлеп ителде.

Җәмәгатьчелек дружиналары төзелде, аларга республиканың аерым территорияләренең санитар-экологик торышы өчен ирекле җаваплылык йөкләнде.

Үткәрелгән чараларда халык та актив катнашты. Табигать саклау законнарын төрлечә бозу фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре “Кайнар линия” телефоны буенча да, “Халык контроле” мәгълүмат системасы буенча да алынды.

(“Халык контроле” мәгълүмат системасы аша гражданнардан 187 мөрәҗәгать керде, шуларның 144е “Чүплек” категориясе буенча иде, 101е буенча инде карарлар кабул ителгән, чүплекләр бетерелгән, калганнары белән эш алып барыла.

“Кайнар линия” телефоны буенча һәм  eco.signal@tatar.ru электрон почтасына 293 мөрәҗәгать керде, 117се буенча чаралар күрелде, чүплекләр бетерелде.)

 

Икеайлык кысаларында Мәгариф министрлыгы белән берлектә республика мәктәпләрендә “Чисталык дәресе” кебек берничә табигать саклау акциясе үткәрелде, аларда барлык табигать саклау тармаклары, экологик оешмалар активистлары, ВУЗ укытучылары һәм студентлары катнашты. Икеайлык кысаларында үткәрелгән “Урман утырту көне” традицион акциясе исә Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Икеайлык рәсми яктан төгәлләнүгә карамастан, Татарстан территориясен санитар чистарту буенча эш дәвам итәчәк. Хәзер каты көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыннарының әлегәчә калган 176сын бетерүгә контроль буенча эш алып барыла. Тупланган ихтыяр һәм темпны югалтмый саклау мөһим. Безнең бурыч – республика картасын бүгенгедәй яшел калдыру.

Соңгы яңарту: 27 июнь 2013, 9:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования