Янгын куркынычсызлыгының актуаль мәсьәләләре

2016 елның 18 августында Россия Хөкүмәте янгын куркынычсызлыгы турында законнар җыелмасына зур үзгәрешләр кертте. Әйтик, урманга якын территориягә ия, аннан файдалана һәм (яки) эш итә торган затлар аны коры үләннән, урак өсте яки кисү калдыкларыннан, коры-сарыдан, чүптән һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә тиеш. Өстәвенә моны урманнан 10 метрдан ким булмаган киңлектәге полосада эшләү зарур. Янгыннан яклауның башка варианты да каралган - урманны 0,5 метрдан ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки бүтән янгынга каршы киртә белән аеру. Ике вариантның берсен сайлау милекче теләгенә бәйле.
Мондый кагыйдә түбәндәгеләргә тарала: 
• дәүләт һәм җирле органнар;
• оештыру-хокук һәм милек формасына бәйсез рәвештә учреждениеләр, оешмалар, бүтән юридик затлар;
• крестьян (фермер) хуҗалыклары;
 • иҗтимагый берләшмәләр;
• шәхси эшкуарлар;
• вазыйфаи затлар;
 • Россия гражданнары, чит ил гражданнары, шулай ук гражданлыгы булмаган затларга.
Яңа кагыйдәләр 2017 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк, дип билгеләнгән ("Территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 18 августындагы 807 санлы РФ Хөкүмәте карары).
РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар торак пунктларның, инфраструктура объектларының һәм урман фондының янгын куркынычсызлыгын арттыру максатларында кабул ителгән. Россия Табигать ресруслары министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән Хөкүмәт шуңа игътибар итә: узган елның язгы чорында гына да урман янгыннарының 50 проценттан артыгы урман массивларына якын төрле категория җирләрдән янгыннар күчү сәбәпле килеп чыккан.
 Моннан тыш РФ Хөкүмәте искәрткәнчә, хәзерге вакытта янгынга каршы куркынычсызлык чаралары урман кишәрлекләре чикләрендә булган территорияләр өчен дә каралган (РФ Урман кодексының 52 ст. 2 өлеше). РФ Хөкүмәте бәяләгәнчә, мондый чаралар системасы урманнарның аларга якын территорияләрдән табигый янгыннар күчүнең потенциаль янавыннан тиешле дәрәҗәдә якламый.
 Шунысын әйтергә кирәк, яңа бурычны гамәлгә ашыруга бюджеттан акчалар каралмаган.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата. 

Соңгы яңарту: 26 ноябрь 2018, 10:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования