Кемнәрнең табигать саклауга иң зур өлеш кертүе 8 декабрьдә билгеле була

8 декабрьдә Казанның “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, табигать сөюче җәмәгать активистлары, журналистлар, Татарстан экология министрлыгы инспекторларына ел буе зур ярдәм күрсәтүчеләр билгеле булачак, – анда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларына йомгак ясала. Чараны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәрә, аңа Татарстанның барлык почмакларыннан табигать саклау лидерлары чакырыла. Максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык пробле­маларына юнәлтү, предприятиеләрне табигать саклау эшчәнлеге белән кызыксындыру, республика хәбәр чараларының табигать темасын яктыртуын активлаштыру, экология темасына язучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү.

Министрлыкның матбугат хезмәте

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования