2016-2017

Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында белем алучылар арасында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсы

 

2016 елның 1 сентябреннән 2017 елның 31 августына кадәр түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • «Иң актив мәктәп укучысы»
  • «Иң актив сыйныф»
  • «Иң актив мәктәп»

Конкурста катнашу өчен iOS һәм Android операция системаларына ярашучы телефонга мобиль кушымтаны күчертеп алырга, анда теркәлергә һәм калдыкларның тиешсез урында урнаштырылуына күрсәтә торган фото һәм видео хәбәрләр җибәрергә кирәк.

Конкурсны уздыру барышында фото һәм видео хәбәрләргә автоматлаштырылган рәвештә мониторинг уздырыла һәм Татарстан Республикасындагы мәктәп укучыларының, сыйныфларның һәм гомуми белем бирү оешмаларының рейтинглары төзелә.

Шәһәр һәм авыл җирлеге гомуми белем бирү оешмалары арасында җиңүчеләр аерым билгеләнәчәк.

Мәктәп укучылары һәм сыйныфлар арасында җиңүчеләр параллельләр буйлап ачыкланачак: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар.

Тантаналы бүләкләү чарасында конкурста җиңүчеләргә дипломнар, смарфоннар, планшетлар, цифрлы фотоаппаратлар, велосипедлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Конкурсны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тора.

“Мәктәп экопатруле” конкурсы турында нигезләмә

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 14:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International